"Ана ул - изге" Бөтенроссия программасының IV форумы

2015 елның 27 ноябре, җомга

Башкалабыз Казанда "Ана ул - изге" Бөтенроссия программасының IV форумы узды. Форумны Милли дан үзәге һәм Андрей Первозванный фонды, "Истоки" максатчан капитал фонды, Татарстан Республикасы хөкүмәте. Форумның темасы: "Күпгасырлы гаилә традициясе - Россиянең киләчәгенең нигезе". Форумда иҗтимагый җәмгыятьләр җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, журналистлар, галимнәр, традицион дин әһелләре катнашты. Форумда Россиянең 50 төбәгеннән, 7 чит илдән - Кытай, Япония, Сербия, Украина, Белоруссия, Молдавия, Грузиядән вәкилләр - барлыгы 700 кеше катнашты. Әлеге чара кысаларында уздырылган гаилә фестивалендә Чирмешән районы Сосновка авылыннан Прокопьевлар гаиләсе дә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International