"Элмәлене данлыйбыз!" әдәби-музыкаль кичә

2015 елның 2 декабре, чәршәмбе

Иске Элмәле авылы мәдәният йортында "Элмәлене данлыйбыз!" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Биредә тамашачыларга туган авыл турында презентация күрсәтелде. "Алар янәшәбездә яшәде" дигән слайд-шоуда вафат булган авылдашларыбызны искә алдык. Кичәдә мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчәннәр җыр-биюләр башкардылар, авылда яңа туган сабыйлар, укытучылар, ФАП коллективлары, авыл артистлары, спортчылар, игенчеләр һәм терлекчеләр хөрмәтенә "Йолдызлар" да кабызылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International