Инвалидлар декадасы кысаларында Чирмешән сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында чыгыш ясадылар. Өлкәннәрен күңелен күрү, кәефләрен күтәрү өчен артистлар төрле җырлар башкардылар, музыка уен коралларында көйләр яңгырады. Йорт-интернатта яшәүчеләр һәм эшләүчеләр концерттан бик канәгать калдылар, чыгышларны алкышларга күмделәр.