Инвалидлар декадасының беренче көнендә Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында 2нче Чирмешән урта мәктәбе укучылары концерт куйдылар. Йорт-интернатта яшәүчеләр кунакларга һәрвакыт шат. Балалар чыгышын да алар зур игътибар белән карадылар, яшь кунакларны алкышларга күмделәр.