Утырышны Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең рәисе Ә.Ә.Шакиров алып барды. Комиссия утырышында Чирмешән муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре, ТР Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Мансурович Ибятов, район прокуроры Фаил Равилевич Хәйруллин, Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеге начальнигы Фаяс Фәтхиевич Минһаҗев, район оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре катнаштылар.
Комиссиядә каралган төп мәсьәлә - районда балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелекне һәм хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләсе. Бу уңайдан балигъ булмаганнар арасында сәламәтлек саклау һәм мәдәният, белем бирү учреждениеләренең профилактик эш алып барулары, социаль куркыныч гаиләләрдә тәрбияләнүче яшүсмерләргә игътибарны арттыруның мөһимлеге ассызыкланды.