Китапның авторы - педагогия фәннәре кандидаты, бик күп популяр җырлар авторы, бүгенге көндә Казан халык сәнгате һөнәрләре техникумы җитәкчесе Рушания Сәүбанова.
“Татарстан АССРның атказанган фән эшлеклесе”, физика-математика фәннәре докторы Әхмәдулла Шәфигулла улы Шәфигуллинга 110 яшь тулган көннәрдә туймәтлеләр әлеге китапны тәкъдим итү кичәсенә җыелдылар.
Бу көнне авыл мәдәният йортына авыл халкы гына түгел, читтә яшүче, үзләре дә дәрәҗәле урыннарда эшләп лаеклы ялга чыккан якташлар күп җыелды. Алар, ул вакытларда үзләре әле малай гына булсалар да, Әхмәдулла абый турында күп истәлекләр сөйләделәр.