10 декабрьдә яшьләрнең ял итү үзәгендә район халык иҗаты фестиваленең I туры старт ала. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай тууга 130 ел тулуга багышланган смотрны Туймәт авылы үзешчәннәре ачып җибәрәчәк.