Чирмешән районында яшәүче физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен оештырылган бәйрәмдә балалар сәнгать мәктәбе укучылары чыгыш ясадылар. "Фантазия" халык инструментлары ансамбле, "Көмеш кыллар" гитарачылар ансамбле, "Сладкоежки" вокаль ансамбле, аккордеончы Илшат Латыйпов, җырчылар Мәликә Галимова, Алсу Сәлахова, Яна Разукова, Зарина Назыйрова чыгышларын нәни кунаклар бик яратып карадылар.