Әлеге фестиваль Фәрит Яруллин исемендәге Әлмәт музыка колледжында узды. Чирмешән балалар сәнгать мәктәбендә белем алучы ун яшь пианист музыка колледжы сәхнәсендә үз осталыкларын күрсәттеләр. Шунысы мөһим, Әлмәт музыка колледжының фортепиано бүлеге мөгаллимнәре безнең укучылар чыгышын югары бәяләделәр.