Әдәбият елы кысаларында уникаль акция старт алды. Дәүләт телеканалларында һәм интернетта 60 сәгать буе Лев Толстойның "Война и мир" романы укылачак. Әлеге акция илебездә генә түгел, кайбер чит илләрдә дә узачак. Чарада 1300дән артык әсәр укучы катнаша. Алар арасында актерлар, радио хезмәткәрләре, сәясәтчеләр, спортчылар, галимнәр бар.