Чирмешән балалар сәнгать мәктәбе укытучылары укучылар өчен музыка турында лекция-концертлар циклы әзерләделәр. "Музыка яши бар дөньяда" дип исемләнгән чираттагы лекция-концерт белән алар Кармыш гомумбелем бирү мәктәбендә чыгыш ясадылар. Биредә композиторлар әсәрләре дә, халык көйләре дә яңгырады. Концерт музыка жанрлары, аның юнәлешләре турындагы әңгәмә белән чиратлашып барды.