Чирмешән район больницасы хезмәткәрләре Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көнендә акция уздырдылар. Табиблар Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалына барып, студентлар белән әңгәмә үткәрделәр, ВИЧ-инфекцияне профилактикалау буенча буклетлар тараттылар.
Акциядә барлыгы 72 укучы катнашты. Алар табибларга үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирделәр.