Инвалидлар декадасы кысаларында чаралар уздырыла

2015 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында инвалидлар декадасы кысаларында күптөрле чаралар уздырылды. Биредә көн саен диярлек концерт-кичәләр оештырыла. 2нче Чирмешән урта мәктәбе укучылары, район сәнгать мәктәбе укытучылары, район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Валентина Кандрова исемендәге хор, Чирмешән кадетлары, лицей укучылары концерт куйдылар. Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре танылган рус шагыйре Сергей Есенин иҗатына багышланган кичә үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International