Чирмешән Пенсия фонды идарәсе предприятиеләр һәм оешмалар бухгалтерлары белән пенсия билгеләү өчен электрон документлар тапшыру буенча семинар - киңәшмә үткәрде.
Семинарда Идарә белгечләре бухгалтерларга һәм кадрлар бүлеге хезмәткәрләренә РФ пенсия системасын камилләштерүгә юнәлдерелгән федераль законнар турында аңлаттылар. Белгечләр шулай ук семинарда катнашучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирделәр.