Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин район оешмалары, предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән чираттагы планерканы үткәрде. Планеркада катнашучылар райондагы оператив хәл, салымнар җыю, көзге хәрби чакырылыш тәмамлану, шәхси сектордан сөт җыю турында мәгълүматлар белән таныштылар.