Югары Чегодай авылыннан Габделхак Җиһаншинга - 90 яшь

2015 елның 14 декабре, дүшәмбе

Югары Чегодай авылыннан Габделхак Җиһаншин һәлак булган абыйсы Сабирҗанның каберен, сугыштан соң 57 ел узгач, Ленинград өлкәсендә табып шунда бара. Ә менә фронтовикның үзенә исә яудан исән-сау кайтып, 90 яшьлек юбилейларын да үткәрергә насыйп булды. Карелия фронтында укчы гаскәрләрдә сугышкан элемтәче сержант Хәмзинны (ул вакытта шул фамилия белән йөргән) өенә 1950 нче елда, 7 ел да өч ай хезмәт иткәч кенә җибәрәләр. Дан ордены, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләп.

Яшь чагында комбайнчы, аннан колхозда төрле җаваплы эшләр башкарган Габделхак бабай бу атнада үзенең 90 яшьлек юбилеен үткәрде. Президент Путин һәм район җитәкчесе котлавын ветеранга муниципаль район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина җиткерде. Юбилярга тагын бер зур бүләк – дәүләт төзеткән яңа йорт өлгереп килә. 

Марат ГОМӘРОВ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International