Сугыш һәм хезмәт ветераны Николай Евдокимовка 90 яшь тулу уңаеннан аның хөрмәтенә бер көндә ике мәҗлес оештырдылар.
Якшәмбе көнне иртән үк аларга кунаклар – балалары, оныклары килеп төште. Бәйрәмчә өстәл көйләделәр. Николай Васильевич Чирмешәндә (Төньяк урамда) әле алты ел гына яши. Сугыш ветераны буларак, аңа күпфатирлы йорттан квартира биргәннәр. Биредә җылы, якты, бөтен уңайлыклар бар. Кызганыч, шундый рәхәт тормышны хатыны Зинаида гына күрә алмаган, ул моннан егерме ел элек вафат булган.
-Барысы өчен дә рәхмәт. Авырлыклар күп булган. Якыннарыгыз белән бүгенге юбилеегызны да билгеләп үтә алуыгыз – зур шатлык, бәхет, - диде район башлыгы исеменнән котларга, бүләк тапшырырга килгән кунак – башлык урынбасары Миләүшә Батыршина. - Мин сезгә, хөрмәтле Николай Васильевич, Россия Президенты Владимир Путинның да котлавын ирештерәм. Сау, озак яшәгез, авырмагыз.
Николай Евдокимов Бөек Ватан сугышында яралар алган, ачлык-ялангачлыкны нык татыган, җиңүгә зур өлеш керткән солдат, командир. Сугышны Белоруссиядә тәмамлаган.
Ветеранны Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина да юбилее белән тәбрикләделәр.
Бу көнне Чирмешәндә башланган мәҗлес Иске Котышта дәвам итте. Ветеран Николай Васильевич Евдокимовны шул авылда яшәүче кызы Валентиналар өендә янә котладылар. Табынга утызлап кеше җыелды. Итле-бәрәңгеле курник, пилмән, манты барысына да җитте.
Кадыйр ГОМӘРОВ.