Россиядә Ватан Геройлары көне 2007 елдан бирле билгеләп үтелә. Бу көнне илебездә сугыш һәм хезмәт батырларын данлыйлар. Быел да Чирмешән районында 9 декабрь көнне күптөрле чаралар узды. Район үзәк китапханәсенең хезмәтләндерү бүлегендә Ватан Геройлары турында тарихи кичә үткәрелде. Чарада катнашучыларга батырлар турында слайд-фильм күрсәтелде.