Иске Элмәле мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре Инвалидлар декадасы кысаларында "Йөрәктән-йөрәккә" тематик кичәсе үткәрделәр. Әлеге чарага авылда яшәүче барлык инвалидлар да чакырылды. Мәдәният йорты үзешчәннәре кунакларга җырлар, шигырьләр бүләк иттеләр. Игорь Овчинников башкаруындагы шигырьләр һәм җырга беркем дә битараф кала алмады. Кичә чәй өстәлләре артында дәвам итте.