Әлеге чарада ТР Яшьләр һәм спорт эшләре министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, "Спортчылар әзерләү үзәге" директоры Михаил смолкин, Казан олимпиада резервлары училищесы директоры Фәрит Әхмәдуллин, ТР Нәфис гимнастика федерациясе президенты Гәлнара Сергеева һҗм Универсиада, Олимпиадалар чемпионнары, яшь спортчылар да катнашты.
Чирмешән районын авыл районнары укучылары спартакиадасында 1 урын алган өчен Кубок һәм Диплом белән бүләкләделәр. Районыбызның яшь спортчылары танылган артистлар катнашында Яңа ел тамашасы карадылар, Кыш бабай бүләкләренә дә ия булдылар.