2015 елның 15 декабреннән 10 январена кадәр Чирмешән районында янгынга каршы һәм пиротехник чаралардан файдалану тәртибе белән бәйле рәвештә аерым режим кертелә.
Бу чорда авыл җирлекләре башлыклары һәм оешмалар җитәкчеләре объектларны янгыннан саклау максатында өстәмә чаралар уздырырга, җаваплы затлар белән кизү оештырырга тиешләр. Шулай ук торак пунктларга, су чыганакларына керү юлларын чистартып тору мөһим.
Чирмешән авылында пиротехник эшләнмәләрдән файдалану өчен махсус урын билгеләнде, ул стадион янындагы ат чабышлары уздыру мәйданы.
Аерым янгынга каршы режимны бозучы гражданнарга -2-4 мең сум, вәкаләтле затларга - 15-30 мең сум, юридик затларга 400-500 мең сум штраф каралган.
/file/File/противопожарный режим.pdf