Югары Кәминкә балалар бакчасында "Әбиемнең күңел сандыгы" дигән чара уздырылды

2015 елның 16 декабре, чәршәмбе

Югары Кәминкә авылының "Карлыгач" балалар бакчасында "Әбиемнең күңел сандыгы" дигән чара уздырылды. Нәниләргә кунакка бу көнне "Ак калфак" татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы кативистлары - әбиләр килде. Алар балаларны җирле гореф-гадәтләр, фольклор белән таныштырдылар, кич утыру йоласы турында сөйләделәр. Әбиләр сандыгыннан алынган чигелгән сөлгеләрне, алъяпкычларны, түбәтәйләрне, милли киемнәрне дә балалар бик кызыксынып карадылар.

Әбиләргә ияреп сабыйлар "Йөзек салыш", "Чума үрдәк, чума каз" уеннарын уйнадылар. Аларга кунаклар пешереп килгән тәм-томнар да бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International