ТР Чирмешән муниципаль район Советының дүртенче утырышы узды

2015 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

Чирмешән муниципаль районы Башлыгы Фердинат дәүләтшин алып барган утырышта муниципаль районның 2016 елга бюджеты да закон көчен алды дип була. Депутатлар аны инде икенче, өченче укылышта карап, халык белән килешеп – ачык тыңлауларда тикшереп, бүгенге утырышта карар чыгардылар. 2016 нчы елга бюджетның керемнәре һәм чыгымнары 538 миллион 380 мең сум күләмендә, ягъни дефицитсыз расланды. 

Чирмешән муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү өчен 2016 нчы елның январенда район Советының, әлеге мәсьәләсе тикшереп, бүген кабул ителгән карар проекты буенча ачык тыңлаулар үткәреләчәк.

Көн тәртибенә куелган мәсьәләләрнең берсе җирле әһәмияттәге эшләрне хәл итү өчен, кайбер вәкаләтләрне финанслау белән бәйле. 2016нчы елда, гади генә әйткәндә, янгын куркынычсызлыгына, иминлеккә, карьерларны рекультивацияләүгә һәм башка эшләргә кирәк кадәр акча юк бюджетта. Әлегә акча биреп булмый, диделәр депутатлар. Авыл җирлекләрендә мондый чараларны, бәлки, район бюджетына өстәмә керемнәр хисабына тормышка ашырырлар. 

Утырышта муниципаль район Советының 2016нчы елга эш планы расланды, районның Иҗтимагый совет Нигезләмәсенә, балигъ булмаганнар эшләренә кагылышлы мәсьәләләр дә каралды.

Шулай итеп, район Советы депутатлары быел соңгы утырышларына җыелып, район өчен мөһим, кичектергесез мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, киләсе елга кайбер планнар турында да сөйләштеләр. Утырышны алып баручы – район башлыгы, район Советы рәисе Фердинат Дәүләтшин әйтүенчә, аеруча авыл хуҗалыгына игътибарны көчәйтергә, күрсәткечләрне яхшыртырга кирәк. Салымнарны вакытында һәм тиешле күләмдә җыю да мөһим. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International