2015 елның 16 декабрендә муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсының оештыру комитеты утырышы узды. Әлеге конкурста безнең районнан Чирмешән һәм Лашман авыл җирлекләре җиңүче булып танылган. Аларны бүләкләү тантанасы 25 декабрьдә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында, башкалабыз Казанда булачак.