Лашман урта мәктәбе базасында рус теле һәм әдәбияты укытучыларының семинары узды

2015 елның 18 декабре, җомга

Семинарның темасы - "ФГОС ООО кысаларында рус теле һәм әдәбияты дәресләрендә универсаль белем бирү гамәлләрен формалаштыру".

Семинарда район мәктәпләреннән 15 укытучы катнашты. Биредә 2 ачык дәрес һәм практикум тәкъдим ителде. Лашман урта мәктәбе укытучылары Флера Ибраһимова һәм Резеда Шакирҗанова ачык дәресләр күрсәттеләр. Дәресләрдән соң аларга анализ ясалды һәм дәресләр тиешле дәрәҗәдә уздырылды дигән нәтиҗә чыгарылды. Резеда Шакирҗанова УУД формалаштыру буенча мастер-класс күрсәтте. 

Методист Н.П.Малешина үз чыгышында 7,8 сыйныфларда тестлаштыру уздыру нәтиҗәләренә, олимпиадалар һәм конкурсларда катнашу мәсьәләләренә тукталды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International