Чирмешән районында Мәүлид бәйрәмнәре уздырыла

2015 елның 22 декабре, сишәмбе

Якты Тау мәдәният йортында уздырылган мәүлид бәйрәмендә алтмышлап кеше катнашты. Бирегә районның башка авылларыннан да кунаклар чакырылган иде.

Бәйрәмдә Мәүлид әйтелде, Салават та укыдылар. Бәркәтәдән килгән Данир хәзрәт Ринатдин Мөхәммәд пәйгамбәр турында вәгазь сөйләде, Коръән сүрәләре укыды.Бәйрәм мул табын артында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International