Яңа елны балалар гына түгел, өлкәннәр дә көтеп ала. Шуңа да өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында 1 нче Чирмешән урта мәктәбе укучылары куйган Яңа ел концертына биредә яшәүчеләр бик сөенделәр. Интернатта яшәчеләр өчен һәр очрашу кадерле, алар балаларның җырлавын, шигырьләр сөйләвен бигрәк тә көтеп алалар.