Табибларның максаты - ата-аналар белән профилактик әңгәмә үткәрү иде. Җыелышта 150дән артык кеше катнашты. Район больницасы врачлары "Балалар арасында сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау", "Җенси юл белән йогучы авырулар", "ВИЧ инфекция", "Компьютер һәм саулык" дигән темаларга чыгыш ясадылар. Ата-аналар һәм укытучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирделәр.