Чирмешән район больницасы врач-педиатры Рәмия Вәлиева 1 нче Чирмешән урта мәктәбендә ата-аналар һәм укучылар алдында "Электрон сигарета зыянлымы?" дигән темага лекция укыды. Әлеге чарада 125 кеше катнашты. Биредә шулай ук тәмәке тартуның зыяны турында буклетлар да таратылды.
Табибка сораулар да бирделәр, ул аларның берсен дә җавапсыз калдырмады.