Чирмешәндә үзәк чыршыны кабыздылар

2015 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

Бәйрәм Кыш бабай, Кар кызы, узып баручы елның символы Кәҗә, Яңа елныкы Маймыл һәм әкият геройлары катнашында театральләштерелгән тамаша рәвешендә узды. Чирмешән районы башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина чирмешәнлеләрне Яңа ел белән тәбрикләп, 2015 елдагы эш нәтиҗәләре белән таныштырды. 

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган бәйрәм бик кызыклы программа тәкъдим итте. Биредә җыр-бию белән тамашачыларның күңелен күтәрделәр, уен-бәйгеләрдә дә катнашучылар байтак булды. Ә үзәк чыршы кабынгач, балалар Кыш бабай белән бергәләп аның тирәсендә җырлап әйләнделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International