Чирмешән район больницасы хезмәткәрләре - врач-педиатр С.Әбдерәшитова, врач-дерматолог Р.Хәбибуллин, участок терапевты Д.Егоров Лашман урта мәктәбендә үткән ата-аналар җыелышында катнаштылар. Әлеге чараның максаты - ата-аналар белән профилактик әңгәмә уздыру. Әңгәмәдә 36 кеше катнашты. Табиблар "Балаларда сәламәт яшәү рәвеше", "Җенси юл белән таралучы инфекцияләр", "Гипертония" дигән мәсьәләләрне күтәреп чыктылар һәм ата-аналарның сорауларына җавап бирделәр.