"Гадел яшәргә кирәк!" республика конкурсы укучыларда коррупциягә каршы караш формалаштыру максатында ел саен үткәрелә.
Республика бәйгесенең муниципаль этабы агымдагы елның 1 октябрендә башланган иде. Конкурска район белем бирү учреждениеләре укучыларыннан 49 эш керде. Жюри алар арасыннан түбәндәге эшләрне җиңүче дип тапты:
«Рәсем» (1-4 класслар)
I – Моксинов Данияр, 1нче Чирмешән урта мәктәбе укучысы, җитәкчесе Юрина Елена Дмитриевна
II – Митрюхин Игорь, 1нче Чирмешән урта мәктәбе укучысы, җитәкчесе Осипова Наталья Александровна
III - Захаров Юрий, Әккәрәй урта мәктәбе укучысы, җитәкчесе Еферова Лариса Андреевна
«Рәсем» (5-9 класслар)
I – Шәйдуллин Илназ, 2нче Чирмешән урта мәктәбе укучысы, җитәкчесе Вилданов Фәйзелхак Габдулхакович
II – Мингулова Алия, Иске Үтәмеш урта мәктәбе укучысы, җитәкчесе Хөснетдинова Руфия Мәсхутовна
III - Төхвәтуллина Гөлназ, Утыз Имән урта мәктәбе укучысы, җитәкчесе Фәттахова Дания Гаряфовна
«Коллаж» (1-9 класслар)
I – Гозәеров Рәзил, «Чирмешән лицее» укучысы, җитәкчесе Әхтәмов Руслан Рафикович.
Җиңүчеләрне Чирмешән муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча урынбасары Рәсим Гариф улы Шәрифуллин тәбрикләде һәм бүләкләр тапшырды.