Мәдәният бүлегендә, нефть компаниесендә, район советы һәм башкарма комитетта эшләүчеләрнең балалары өчен Яңа ел тамашалары булып үтте. Кыш бабай, Кар кызы һәм әкият геройлары балаларга боегып утырырга ирек бирмәделәр. Балалар уеннарда актив катнаштылар, шигырьләр сөйләделәр, җырладылар. Билгеле, Яңа ел бүләкләрсез булмый.