Әлеге бәйгедә район балалар сәнгать мәктәбе укучыларының эшләре югары бәяләнде. Рәзил Гозәеров (җитәкчесе Р.Әхтәмов), Илназ Шәйдуллин (җитәкчесе Ф.Вилданов), Данияр Моксинов (җитәкчесе Е.Юрина) үз яшьтәшләре арасында беренче урыннарга чыгып, Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Аларның эшләре республика этабына җибәрелә.