Район мәдәният йортында оештырылган бәйрәмдә торак пунктлардан килгән 170 бала катнашты. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән тамашаны балалар гына түгел, аларның әти-әниләре һәм әбиләре дә кызыксынып карадылар. Балалар әкият геройлары белән бергәләп җырладылар, биеделәр, төрле уеннарда катнаштылар. билгеле инде, бәйрәмнән берәү дә бүләксез китмәде.