"Нурлат аграр техникумы" филиалында боз сыннар бәйгесе игълан ителгәч, биредә белем алучы студентлар бик тырышып эшкә керештеләр. 344 төркеме ясаган маймыл сыны иң камиле һәм сөйкемлесе дип табылды һәм 1 урынга лаек булды. 2 урынны Кар кызы сынын ясаган 343 төркем яулады. Чыршы сынын ясаган 341 төркем - өченче урында.