Балалар сәнгать мәктәбендә Яңа ел кичәсе үтте

2015 елның 30 декабре, чәршәмбе

Балалар сәнгать мәктәбендә узган Яңа ел кичәсендә хореография, вокал, фортепиано, музыка уен кораллары бүлекләрендә белем алучы укучылар катнашты. Маҗаралы тамашада Кыш бабай белән Кар кызы, гномиклар, боздан ясалган кызлар да катнашты. Алар бәйрәм кунакларын тәм-томнар белән дә сыйладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International