Чирмешәнлеләрне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлый

2015 елның 30 декабре, чәршәмбе

“Сезне һәм якыннарыгызны ихлас күңелдән Яңа, 2016 ел белән тәбрик итәм. Узып баручы елда без бергәләп уңышлы эшләдек һәм ниятләгән күп кенә гамәлләрне уртак тырышлык куеп башкаруга ирештек.

 

Яңа елның нинди булуы тулысынча безнең үзебездән, һәр татарстанлыдан тора. Республикабызның киң мөмкинлекләргә ия булуы нәтиҗәсендә алдыбызга масштаблы яңа бурычлар куя һәм киләчәккә ышаныч белән карый алабыз. Татарстанның, Ватаныбызның мәнфәгатьләре хакына Сезгә алга таба да игелекле хезмәт итү өчен саулык-сәламәтлек, бәрәкәтле көч телим. Дөньялар тыныч булсын, бәхет-шатлыклар артып торсын, барлык омтылышларыгыз чынга ашсын!“ диелгән Рөстәм Миңнеханов юллаган әлеге тәбрикләү хатында. 

Райондашларыбызны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та котлады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International