Чирмешән районы авылларында 18 - 29 январь көннәрендә халык җыеннары үтәчәк. Аларда 2015 елга нәтиҗәләр ясау һәм 2016 елга бурычлар кую планлаштырыла. Җыеннарда Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин, район Советы һәм башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, район учреждениеләре һәм оешмалары җитәкчеләре дә катнашачак.
19 январьдан 8 февральгә кадәр җыеннар райондагы хезмәт коллективларында да үткәреләчәк.