Чирмешән мәчетендә имамнар җыелып, үткән елда башкарылган эшләргә йомгак ясадылар. Әлеге чара гадәттәгечә Коръән сүрәләре укудан башланды. Аннан соң имамнарга календарьлар һәм мәхәлләдә эш алып бару буенча китаплар тараттылар. Биредә мөселман балалары өчен лагерьлар оештыру, мөселман сабан туе, яшьләрне спортка тарту кебек эшләрнең файдасы турында да сүз булды.