"Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды"ның "Ятим балаларны торак белән тәэмин итү" программасы кысаларында ятимнәр өчен дүрт өй төзелде. Яңа ел алдыннан аларга өй ачкычларын тапшырдылар.
Әлеге, мәйданы 42шәр кв.метрлы өйләр Чирмешәннең Бакча урамында төзелде. "Мастер" ҖЧҖ өйләрне бик тиз - берничә ай эчендә сафка бастырды. Алар коммуникацияләргә тоташтырылган, ут, газ, салкын һәм кайнар су кертелгән. Өйләр мунчалы һәм алар янында сарайлар да бар.