Бүген Чирмешәндә хезмәт ветераннары һәм пенсионерлар өчен Яңа ел чыршысы оештырдылар. Бәйрәм табыны артына озак еллар районда төрле тармакларда хезмәт куйган кешеләр җыелды.
Район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина үзенең чыгышында һәр елны, январьнең беренче көннәрендә ветераннар өчен чыршы бәйрәме оештыруның матур традициягә әйләнүен билгеләп үтте. Миләүшә Тәүфыйк кызы ветераннарга таза саулык, киләчәктә дә балалары, оныклары белән тормышка сөенеп яшәүләрен теләде.
Ветераннарны котларга килгән Кыш бабай белән Кар кызы аларның шигырьләрен, җырларын тыңладылар, бүләкләр өләштеләр. Ә мәдәният хезмәткәрләре театральләштерелгән тамаша тәкъдим иттеләр, Валентина Кандрова исемендәге ветераннар хоры чыгышы да кунакларның күңеленә хуш килде.
Өлкән буын кешеләре өчен иң зур бүләк - игътибар.