Чирмешәндә 2016 елда беренче бала 3 январь көнне 20 сәгать 30 минутта туган

2016 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

Чирмешәннән Ләйсән Малая 3 килограмм 940 граммлы малай тапкан. Бу шатлыклы вакыйга уңаеннан әни белән баланы  район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, башкарма комитет җитәкчесе Әкъдәс Шакиров, Кыш бабай һәм Кар кызы да котлады. Кунаклар аларга сәламәтлек теләделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.

Бүгенге көнгә районда 4 сабый туган. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International