Штрафларга ташламалар

2016 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

2016 елда автомобиль хуҗаларын күп яңалыклар көтә: штраф түләүдә ташламалар, бурычлары өчен машина йөртү таныклыгын алу һәм башкалар.

Штрафларга ташламалар

 Карар кабул ителгәннән соң, 20 тәүлек эчендә штафын түләгән машина йөртүчегә 50 % ташлама бирелә.

Машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү

2016 елның 15 январеннән суд приставларына штрафлар һәм алиментлар буенча бурычлары 10 мең сумнан арткан кешеләрнең  машина йөртү хокукын туктату хокукы бирелә. Коммуналь түләүләр һәм кредит буенча  бурычлыларга да бу алым кулланылачак.

Якын арада тонировка ясалган  машина хуҗаларына да штраф салуда яңалык кертеләчәк.

Россия буенча эвакуациягә яңа тарифлар кертеләчәк.

ЮХИДИда балл системасын кайтарылырга мөмкиннәр.

Мотоцикл йөртүчеләргә дә санкцияләр кертеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International