БДИда катнашу өчен 2016 елның 1 февраленә кадәр гариза язарга кирәк.
Гаризалар үзең укыган мәктәптә кабул ителә. Үткән ел чыгарылыш класс укучылары мәгариф органына мөрәҗәгать итә. Чирмешән районында БДИна теркәлү урыны - район мәгариф бүлеге, Чирмешән авылы, Гагарин урамы, 7нче йорт, тел: 2-55-14. Кабул итү көннәре: дүшәмбе - җомга 8 сәгатьтән 16 сәгать 15 минутка кадәр.