Чирмешән мәчетендә балалар өчен ислам лагере оештырылды

2016 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

Чирмешәннең үзәк мәчетендә кышкы каникул көннәрендә ислам лагере оештырдылар. Алты көн дәвамында балалар Мөхәммәт пәйгамбәрнең тормышы белән таныштылар. Шулай ук балалар "Юбилейный" боз сараенда бозда да шудылар.  "Пәйгамбәр тормышын иң яхшы белүче" һәм "Иң тәрбияле" номинацияләрендә җиңүчеләргә истәлек бүләкләре бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International