Чирмешән муниципаль районының мәгариф бүлеге ТР Фән һәм мәгариф министрлыгының 2015 елның 22 октябреннән 12748/15 санлы хаты нигезендә, 2015 елның декабрендә мәктәп автобусларын махсус транспорт оешмасына тапшыру буенча торги оештырылу турында хәбәр итә.
Әлеге аукционда "Чирмешән АТП"сы җиңүче дип табылды. Укучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итүче җайланмалар белән җиһазландырылган 14 махсус мәктәп автобусына да хезмәт күрсәтү, 2016 елның 11 январеннан "Чирмешән АТП"сына йөкләнде.