2016 елда Татарстанда бәйрәм һәм ял көннәре календаре

2016 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

Бәйрәм итәргә бихисап сәбәп булгангадыр, Россияне дөньяда иң күп ял итүче ил дип уйлыйлар. Хәер, башкалар да калышмый: Израильдә, Шри-Ланкада, мәсәлән, ел буена бәйрәм яллары 25 көнгә җыела, Бразилиядә – 21, Кытайда – 16, Япониядә – 15, Көньяк Кореяда – 13. Ә менә эш урынында бирелгән чираттагы ялларны кушып санаганда, Россия дөрестән дә иң “ялкау” ил булып чыга. Россиядә эшләүче кешеләр елына кимендә 28 көн ялга дәгъва итә ала, моннан күбрәк – 30 көн – Бразилиядә генә.

2016 елда Татарстанда эшләми торган бәйрәм көннәре:

2016 елның Яңа ел ялларын 1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнварда бәйрәм иттек.
7 гыйнварда – Раштуа булды.
23 февраль – Ватанны саклаучылар көне.
8 март – Халыкара хатын-кызлар көне.
1 май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме.
9 май – Җиңү көне.
12 июнь – Россия көне.
30 август – Татарстан Республикасы көне.
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне.
6 ноябрь – Татарстан Конституциясе көне.
2016 елда Ураза бәйрәме – 5 июльгә, Корбан бәйрәме – 12 сентябрьгә туры килә.



Шулай итеп, гыйнварда тоташ ун көн ял иткәннән соң, безне 21, 22 һәм 23 февральдә, 5, 6, 7, 8 мартта, аннан соң майда – 30 апрельдән 3 майга кадәр барлыгы дүрт көн һәм 7, 8, 9 майда яллар көтә. Россия көне уңаеннан, җәй көне – 11, 12, 13 июньдә, Халыклар бердәмлеге хөрмәтенә 4, 5, 6 ноябрьдә ял итәчәкбез.

Татарстанда ел саен 30 августта – Республика көне, 6 ноябрьдә – Конституция көне билгеләп үтелә. Нәтиҗәдә, быел 6 ноябрь якшәмбегә туры килү сәбәпле, республика халкының көзге “каникуллары” тагын бер көнгә озыная (бәйрәм ялы 7 ноябрьгә, дүшәмбегә күчерелә). Татарстанда мөселманнарның быел 5 июльгә (сишәмбе) туры киләчәк чираттагы Ураза бәйрәмен һәм 12 сентябрьдә (дүшәмбе) булачак Корбан бәйрәмен дә, гадәттәгечә, зурлап уздыру ниятләнелә.

Гомумән санаганда, быел Татарстанда 243 эш көне (20 февраль, 4 июль, 29 август һәм 3 ноябрьдә эш көне бер сәгатькә кыскартылачак), 123 ял көне булачак, шул исәптән 18 эшләми торган бәйрәм көне һәм 5 өстәмә ял көне.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International