12 январьдә, Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларында "Хезмәткә һәм илне саклауга әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын тормышка ашыру буенча семинар-киңәшмәсе үтте.
Чирмешән районыннан әлеге семинарга яшьләр бүлеге начальнигы Гатауллин Ә.Р., тестлаштыру үзәге администраторы Галеева О.Н., ГТО нормасы үтәлеше буенча баш судья Сергеев Ю.М., мәгариф бүлеге вәкиле Рәхимҗанова Ф.М. чакырылды.
2016 елда төп бурычларның берсе, чыгарылыш класс укучылары өчен ГТО номасы үтәлешен 30 мартка кадәр төгәлләргә. Алар югары уку йортына кергәндә өстәмә балл ала алалар.