Профориентация буенча җыелыш

2016 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

Мәгариф бүлеге планы буенча январь аенда 9, 11 класс укучылары һәм аларның ата-аналары белән профориентация мәсьәләсе буенча җыелышлар үткәрү планлаштырылган. Шундый очрашуларның беренчесе 12 январь көнне Яңа Элмәле һәм Иске Элмәле мәктәпләрендә үтте.  Бу җыелышта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Долгополова Р.Ш., мәгариф бүлеге начальнигы Хәкимов Х.Ш.,  Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалының укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Долгополова О. А., укыту эшләре буенча мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Миргалимов И.Г. катнаштылар.

Мәктәп директорлары чыгарылыш класс укучыларын имтиханнарга әзерләү  тәртибе белән таныштырдылар.

Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалының укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ольга Анатольевна техникумга кабул итү тәртибе һәм эшче һөнәрләре турында сөйләде.

Әңгәмә барышында укучыларның нинди уку йортына  керергә теләүләре һәм нинди фәннәргә басым ясарга кирәклеген төгәл белүләре  ачыкланды.

Укучыларга январьдән мартка кадәр тагында тырышыбрак укырга кирәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International